Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә алимент түләмәүчеләргә җәза бирәләр

Район прокуратурасы балигъ булмаган баланың алимент алуга хокукы бозылуы хакында мөрәҗәгатен тикшерде һәм гаеплеләрне җәзага тартты. Балигъ булмаган баласы өчен суд карары белән алимент түләргә тиешле район кешесе К. узган елның апрель аенда ук эш урыннарыннан - "Чирмешән урман хуҗалыгы"ннан киткән, - ди район прокуроры ярдәмчесе Айназ Газизов. - Әмма...

Район прокуратурасы балигъ булмаган баланың алимент алуга хокукы бозылуы хакында мөрәҗәгатен тикшерде һәм гаеплеләрне җәзага тартты.

Балигъ булмаган баласы өчен суд карары белән алимент түләргә тиешле район кешесе К. узган елның апрель аенда ук эш урыннарыннан - "Чирмешән урман хуҗалыгы"ннан киткән, - ди район прокуроры ярдәмчесе Айназ Газизов. - Әмма алимент тотып калучы эш бирүче, Гаилә кодексы таләпләрен бозып, өч көн эчендә бу хакта суд карарларын үтәүчегә һәм алимент алучыга хәбәр итмәгән, һәм үтәү документы нөсхәсен кире кайтармаган. Шул сәбәпле К.ның балигъ булмаган улы алиментларны вакытында һәм тулысынча ала алмаган.

"Чирмешән урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе директорына карата представление чыгаргач, җитешсезлекләр бетерелгән, бер вазифаи зат дисңиплинар җаваплылыкка тартылган. Ә К.ның үзен суд административ җаваплылыкка тарткан, аңа 40 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирелгән.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кеше һәм закон җәза түләмәүчеләргә бирәләр алимент