Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән яшьләре спайсларга каршы

Район үзәк больницасының наркология кабинетында 14 наркоман исәптә тора. Араларында спайс кулланучы яшь кешеләр булуы бик аяныч. Хуш исле тәмәке (спайс) катнашмаларын куллануны кисәтү максатында Чирмешән лицеенда өлкән класс укучылары арасында мәгълүмати - аңлату чарасы оештырылды. -Бу проблема безнең районда да бик актуаль, - ди район үзәк больницасы врач-наркологы Лилия...

Район үзәк больницасының наркология кабинетында 14 наркоман исәптә тора. Араларында спайс кулланучы яшь кешеләр булуы бик аяныч.

Хуш исле тәмәке (спайс) катнашмаларын куллануны кисәтү максатында Чирмешән лицеенда өлкән класс укучылары арасында мәгълүмати - аңлату чарасы оештырылды.
-Бу проблема безнең районда да бик актуаль, - ди район үзәк больницасы врач-наркологы Лилия Фәсхетдинова. - Әлеге проблема белән теләсә кем очрашырга мөмкин. Мондый бәлага тарымас өчен аны кисәтү зарур. Агымдагы уку елында 500 яшүсмер арасында наркотиклар куллану-кулланмауны ачыклау максатында тестлаштыру үткәрдек. Уку елы ахырына кадәр тагын шул кадәр укучы тикшереләчәк. Бәхеткә, уңай нәтиҗә күрсәтү очрагы булмады.
Бездә исәптә торучы наркоманнар айга бер килеп теркәләләр, тестлаштыру үткәрәбез, тик яхшы якка үзгәреш юк.
Спайс гражданнар өчен дә, җәмгыять өчен дә куркыныч тудыра. Аны тартучылар психотроп матдәләргә һәм наркотикларга ияләшә. Лаборатор тикшерүләрдән соң бу катнашма составында кешеләр исәнлегенә зыянлы булган психотроп матдәләр, агула компонентлар барлыгы ачыкланган.
Наркотик матдәләр куллану, сатып алу, саклау, тарату тыела һәм закон тарафыннан эзәрлекләнә. Мондый эш белән шөгыльләнүче кешеләр закон алдында җавап тота, ирекләреннән дә мәхрүм ителергә мөмкиннәр.
Лицейда үткәрелгән әлеге чарага чакырылган белгечләр - хокук сагында торучылар, юристлар мондый проблемалар белән еш очрашалар һәм шул юнәлештә профилактик эш алып баралар. Алар барысы да яшүсмерләргә: "Наркотикларга - юк!"- дип әйтергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, шикле кешеләр янында сак булырга, тормыштан ямь табып яшәргә кирәклеген ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X