Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районындагы бер кибеттә 2 мең сумлык ялган акча табылган

18-24 мартта район  полиция  бүлекчәсендә 36 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган  атнада янгын-коткару  хезмәтенә  янгыннар  һәм башка төрле бәла-казалар хакында хәбәрләр  булмаган.  Без бу хакта 135 нче Чирмешән  янгын сүндерү частеннан  һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге  аерым постыннан белештек.

02 18-24 мартта район  полиция  бүлекчәсендә 36 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында  2 юл-транспорт  һәлакәте  теркәлгән,  икесе дә матди  зыян  белән,  имгәнүчеләр  юк. Юлда йөрү  кагыйдәләрен бозуның  108 очрагы ачыкланган.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 10 административ  беркетмә төзегәннәр.

Лицей бинасында булып,  анда 29 мең сум акча урлаган  Чирмешән  кешесенә  карата җинаять эше  кузгатылган. Ул  үз гаебен танып полициягә килгән.

Лашман авылыннан  бер хатын-кыз  үзенең  “Рено Дастер”  автомашинасын Киров   өлкәсе  кешесенә сатып җибәрә, югыйсә сату вакытына транспорт чарасы бер банк файдасына  “алынган” була.

Райондагы бер  авыл кибетендә 2 мең сумлык ялган акча  табылган. Полиция хезмәткәрләре бу  уңайдан игътибарлырак булырга  өнди.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен 23 тапкыр (үткән атналар  белән чагыштырганда күпкә кимрәк) чакыртканнар.

ОРВИ белән авыруның 6 очрагы теркәлгән, күпчелек чакыртулар кан басымы чирләреннән  интегүчеләр янына. Көнкүрештә имгәнү алучылар юк.

04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары газ исе килү, газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 36 заявка үтәгәннәр.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X