Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында металл савытлар урлаулар ешайган

2-8 сентябрьдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул иткәннәр. Бу вакытта 7 җинаять эше кузгатылган.

01 Сентябрь аеның беренче атнасы янгын сүндерүчеләр өчен тыныч узган. 135нче Чирмешән янгын сүндерү частена һәм ПЧ73нең Күтәмәдәге аерым постына ут белән бәйле хәвефле хәбәрләр кермәгән.

02 2-8 сентябрьдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул иткәннәр. Бу вакытта 7 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә кеше гомере өзелгән (җәяүлене бәрдергәннәр), калганнары – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 59 очрагы ачыклаганнар.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 9 административ беркетмә төзегәннәр.

Югары Кәминкә авылында билгесез кешеләр газ резервуарлары урлаганнар. НГДУ “Нурлатнефть” идарәсе объекты территориясендә 10 кубометрдан зуррак күләмдәге тимер сыешлыкны “шуытканнар”.

Ә “Чирмешәнагрохезмәтләре”нең Иске Үтәмештәге булекчәсе фермасыннан бер яшьлек бозау урланган – матди зыян – 26 мең сумнан артык. Соңгы вакытта әлеге фермадан терлек урлаулары беренче генә тапкыр түгел.

Түбән Кама шәһәре кешесе билгесез кешенең аның банк карточкасыннан 8500 сум акчасын урлавы хакында полициягә гариза язган.

03 Шимбә һәм якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 38 чакырту теркәлгән. Элеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, аларга хроник авырулар һәм кан басымы күтәрелүдән интегүчеләр күп мөрәҗәгать иткән. ОРВИ белән авыруның берничә  очрагы булган.

04 Газ хезмәте узган атнада газ җибәрүне көйләү һәм төзәтү белән бәйле 30 заявка үтәгән.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев