Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында кызы әтисенә үтерү белән янаган

4 – 10 ноябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 23 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда җинаять эшләре кузгатылмаган.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 16 административ беркетмә төзелгән.

Коронавирус инфекциясен кисәтү буенча да рейдлар дәвам итә. Әлеге чаралар барышында үткән атнада 15 хокук бозу факты теркәлгән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте булган. Шул вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 55 очрагы ачыкланган, бер автомобиль йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән.

Туймәт кешесе, үтерү белән янаган кызын җаваплылыкка тартуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев