Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында пенсионерны хөкем итәчәкләр

Исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен, Кызыл Чишмәдә яшәүче ир - атка карата җинаять эше кузгатылган. -16 ноябрь көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре Утыз Имән авылында 61 яшьлек ир - ат идарә иткән УАЗ автомобилен туктаталар, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. - Йөртученең руль артына исерек килеш...

Исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен, Кызыл Чишмәдә яшәүче ир - атка карата җинаять эше кузгатылган.

-16 ноябрь көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре Утыз Имән авылында 61 яшьлек ир - ат идарә иткән УАЗ автомобилен туктаталар, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. - Йөртученең руль артына исерек килеш утыруы ачыклана. Югыйсә ул бер ел элек, 2014нче елның октябрь аенда, спиртлы эчемлек кулланган килеш машина белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган, йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән була. Ләкин бу кеше, күрәсен, сабак алмаган. Хәзер инде аңа карата җинаять эше кузгатылды.
Сүз уңаеннан, 1 июльдән законга кергән үзгәрешләр нигезендә, хәзер кабат исерек килеш рульга утырган кеше 200-300 мең сум күләмендә штрафка тартылырга (яки хөкем ителүченең 1 елдан 2 елга кадәр вакыт өчен хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә), ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЮХИДИ