Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында 7 кибетне баскан караклар тоткарланган

Агымдагы елда безнең районда сәүдә үзәкләрен басу очраклары ешайды. Шушы көннәрдә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре һәм участок уполномоченныйларының бергәләп эшләве нәтиҗәсендә караклар тоткарланган. Алар беркайда да эшләмәүче, 17 - 22 яшьлек Түбән Кармалка егетләре булып чыкты. Билгеле, урланган "байлык"ның бер өлешен - азык - төлекне һәм спиртлы эчемлекләрне ашап -...

Агымдагы елда безнең районда сәүдә үзәкләрен басу очраклары ешайды. Шушы көннәрдә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре һәм участок уполномоченныйларының бергәләп эшләве нәтиҗәсендә караклар тоткарланган.

Алар беркайда да эшләмәүче, 17 - 22 яшьлек Түбән Кармалка егетләре булып чыкты.
Билгеле, урланган "байлык"ның бер өлешен - азык - төлекне һәм спиртлы эчемлекләрне ашап - эчеп өлгергәннәр. Ә инде туздырылган акчаларны кире кайтарырга туры киләчәк. Моннан тыш аларга суд та карар чыгарып, җәзасын билгеләячәк.
Полиция бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, ел башыннан төрле авыллардан кибетләрне басу турында җиде хәбәр керә. Бу рәсми төстә теркәлгәннәре, болардан тыш, урлау очрагы турында хокук саклаучыларга хәбәр итмәүче эшмәкәрләр дә бар икән.
-Тикшерү күрсәткәнчә, караклар, нигездә, кибетләргә тәрәзәләрне ачып кергәннәр, - ди Чирмешән полиция бүлекчәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Хәлил Шарапов. - Кызганычка каршы, райондашларыбыз - сәүдә үзәкләре хуҗалары куркынычсызлык чараларын санга сукмыйлар. Күпчелек кибет тәрәзәләрендә хәтта рәшәткәләр дә куелмаган, мин инде сигнализация һәм видеокамералар турында сөйләп тә тормыйм. Алар авыл кибетләрендә бик сирәк очрый. Менә бу кешеләр дә бер кибетне ике тапкыр бастылар. Хуҗалар Һаман да чарасын күрмәгәннәр әле. Форсаттан файдаланып, райондашларыбызны үзләренең милкенә карата җаваплы булырга һәм саклау чараларын көчәйтергә чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция кибет басканнар