Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән полициясе угрылык кылып йөрүче җинаятьчел төркемне тоткарлаган

Район үзәгендә яшәүче 22, 23 яшьлек өч ир туган (бертуган һәм икетуган балалары) сентябрьдән алып ноябрь ае башларына чаклы райондагы күмәк хуҗалыкларда угрылык кылып йөргән. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, гаепләнүчеләр электр двигательләре, аккумуляторлар, кабельләр урлап сатканнар. Әле ноябрь башында гына алар машина белән Түбән Кәминкә авылына барып, анда "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте...

Район үзәгендә яшәүче 22, 23 яшьлек өч ир туган (бертуган һәм икетуган балалары) сентябрьдән алып ноябрь ае башларына чаклы райондагы күмәк хуҗалыкларда угрылык кылып йөргән.

Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, гаепләнүчеләр электр двигательләре, аккумуляторлар, кабельләр урлап сатканнар.
Әле ноябрь башында гына алар машина белән Түбән Кәминкә авылына барып, анда "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте гаражыннан биш данә аккумулятор батареясы, ун электр двигателе "чәлдерәләр". Шул ук гараждан икенче тапкыр тагын акуммуляторлар, электр двигательләре, электр белән эретеп ябыштыру аппараты "югала".
Аннан алда, сентябрь аенда туганнар Мордва Афонькәсе авылындагы ындыр табагыннан эретеп ябыштыру аппараты, 10 метр озынлыкта бакыр эчле кабель урлыйлар. Утыз Имәндә ындыр табагыннан дүрт электр двигателе "аяклана". Лагеркадагы ындыр табагыннан да караклар электр двигателенә, ике стартерга, бер генераторга, Югары Кәминкәдә электр двигательләренә, бакыр эчле кабельгә кул сузалар. Иске Элмәледә дә 90 метрлы кабель урлана.
-Әлеге җинаятьләр буенча тикшерү дәвам итә. Урлаган әйберләрнең күбесе сатылган, я сүтеп металлга тапшырылган. Ә җинаятьне ачуда полиция капитаннары Илнар Җиһаншин, Марат Кәбиров, Радик Шарапов тырышып эшләделәр, - ди үзе дә җинаятьне ачуда катнашкан Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсенең полиция подполковнигы Хәлил Шарапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция җинаять