Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Берәү Чирмешән автоинспекторларына 50 мең сум ришвәт тәкъдим иткән

19-25 ноябрьдә район полиция бүлегендә 40 хәбәр кабул ителгән. Элек кылынган җинаятьләр буенча 4 җинаять эше кузгатылган.

01 23 ноябрь көнне Лашманның бер хуҗалыгында мунча янган. Ут янәшәдәге өйнең сайдинг тышлавына да зыян салып өлгергән. 135 нче Чирмешән янгын часте хезмәткәрләре әйтүенчә, бәла кызган мичтән чыккан.

02 19-25 ноябрьдә район полиция бүлегендә 40 хәбәр кабул ителгән. Элек кылынган җинаятьләр буенча 4 җинаять эше кузгатылган.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 7 административ беркетмә төзелгән.

Узган атнада 5 машина йөртүченең аек булмаган килеш руль артына утырулары ачыкланган, юлда йөрү кагыйдәләрен бозган 74 кешегә карата беркетмә төзелгән.

Чирмешән - Лениногорск юлында, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, автомашинаның арткы утыргычына ау мылтыгы куеп барган Чирмешән кешесен туктатканнар. Исерек килеш руль артына утырган берәү үзенә карата төзелгән беркетмәне юк итәр өчен ЮХИДИ хезмәткәрләренә 50 мең сум ришвәт тәкъдим иткән Әлеге Алтай крае кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткәне һәм полиция хезмәткәрләренә буйсынмаганы өчен, Яшәүче авылы кешесе закон каршында җавап бирәчәк.

04 Узган шимбә, якшәмбе көнне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 35 чакырту һәм мөрәҗәгать теркәлгән. Фельдшер Надежда Кузина әйтүенчә, аларга көнкүрештә имгәнү алган 7 кеше мөрәҗәгать иткән. ОРВИ белән авыруның берничә очрагы булган. Һәрвакыттагыча, күпчелек чакыртулар – йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына.

04 Район газ хезмәте слесарьлары узган атнада 35 заявка үтәгәннәр. Алар, барысы да газ мичләрен һәм плитәләрен төзәтү, көйләү белән бәйле.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев