Балалар коррупциянең золым икәнен белә
Кеше һәм закон

Балалар коррупциянең золым икәнен белә

Район прокуратурасы хезмәткәрләренең укучылар белән очрашуында ришвәтчелекнең халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсенә тәэсире, дәүләт органнарының әлеге золымны булдырмау буенча эшчәнлеге хакында сүз булды.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, прокуратура хезмәткәре Айназ Газизов кадетлар мәктәп-интернаты һәм 2 нче Чирмешән мәктәбе укучылары алдында чыгыш ясады. Ә район үзәк китапханәсендә узган “Түгәрәк өстәл” янында ул китап укучы кызлар һәм малайлар белән очрашты.

Балалар әлеге очрашуларда үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, фикер алыштылар.

фото: cheremshan.tatarstan.ru


Нет комментариев