Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Армиядән качып йөрүче Казанка егете судтан качалмый

Хәрби хезмәткә барырга теләмәгән Казанка егетенә Чирмешән район суды карары нигезендә штраф салынды. 21 яшьлек А.Фадеевны 2012 елда ук район хәрби комиссариатына исәпкә куялар, медицина комиссиясе дә аны армиягә яраклы дип таба. 2015 елның ноябрь аенда егеткә 5 повестка тапшырыла. Ул аларның һәркайсын имзалап алып калса да, тиешле вакытка район...

Хәрби хезмәткә барырга теләмәгән Казанка егетенә Чирмешән район суды карары нигезендә штраф салынды.

21 яшьлек А.Фадеевны 2012 елда ук район хәрби комиссариатына исәпкә куялар, медицина комиссиясе дә аны армиягә яраклы дип таба. 2015 елның ноябрь аенда егеткә 5 повестка тапшырыла. Ул аларның һәркайсын имзалап алып калса да, тиешле вакытка район хәрби комиссариаты бүлегенә килми. Александр хәрби хезмәткә барудан качып йөрүчеләрне җинаять һәм административ җаваплылыкка тарту мөмкинлеге булуын да белгән, аны бу турыда берничә тапкыр кисәткәннәр. Ләкин ул хәрби бурычын үтәргә ашыкмаган.
Нәтиҗәдә А.Фадеевка суд каршында җавап тотарга туры килә. Район суды РФ Җинаять Кодексының 328 маддәсе 1 өлеше буенча гаепле дип табылган егеттән 15 мең сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгара.
Ә армиягә аңа барыбер барырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанка суд

2
X