Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

565 мең сум алимент бурычы җыелган чирмешәнлене колониягә озатканнар

Район суды, алиментларын түләмәгән өчен, бер чирмешәнлене гомуми режимдагы колониягә озатып алты айга ирегеннән мәхрүм иткән.

55 яшьлек Владимир  Меркулов  ике кызын карау өчен тиешле алиментын 2004 елның  июль  аеннан бирле түләмәгән. Әмма эшкә яраклы була торып һәм үз бурычын белсә дә, ул аны үтәүне кире кагып йөргән. Моның өчен  җәмәгать судьясы гаеплене 7 айга төзәтү эшләренә хөкем итә, әмма Меркулов анысын да үтәми, нәтиҗәдә әлеге җәза иректән мәхрүм итү белән алышына. Ләкин иреккә чыккач та алиментчы тиешле нәтиҗә ясамаган.

Владимир  Меркулов  мәҗбүри эшләр рәвешендә административ  җаваплылыкка  тартылган.  Әмма бу да аңа  сабак булмый.  Ул рәсми рәвештә эшкә урнашмаган,  эш эзләмәгән. Ә алимент буенча бурычы бу вакытка 565 мең сумнан артып китә.

Һәм менә яңа җинаять эше.  Явыз ният белән алимент түләүдән  качып йөргәне өчен, Меркулов  җәзасын гомуми  режимдагы колониядә үтәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев