Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Минемчә, бәрәңгене артык иртә утыртабыз

Колхозларда чәчү беткәч, июнь ае башларында шәхси хуҗалыкларга кырда бәрәңге утыртырга өстәмә участоклар бирелгәнен күбебез хәтерли. Кыр бәрәңгесе, арт бакчада утыртылганына караганда, яхшырак чыга, аерым тәмле, ярмалы да була иде. Хәзер авыл халкы, бер-беренә иярепме, әллә климат шартларының күзгә карап үзгәрүенә карапмы, бәрәңгене иртә утырта башлады. Минемчә, болай итүнең начар...

Колхозларда чәчү беткәч, июнь ае башларында шәхси хуҗалыкларга кырда бәрәңге утыртырга өстәмә участоклар бирелгәнен күбебез хәтерли. Кыр бәрәңгесе, арт бакчада утыртылганына караганда, яхшырак чыга, аерым тәмле, ярмалы да була иде.

Хәзер авыл халкы, бер-беренә иярепме, әллә климат шартларының күзгә карап үзгәрүенә карапмы, бәрәңгене иртә утырта башлады. Минемчә, болай итүнең начар яклары бик күп. Мин үзем бәрәңгене 10 нчы июньнәр тирәсендә генә утыртам һәм күпкә отам. Язын бәрәңге җиренә якынча бер квадрат метрга 1 стакан исәбеннән аммиак селитрасы бөртекләре сибеп чыгам һәм, җирне казып, эшкәртеп куям.
Аммиак селитрасы, бердән, бәрәңгегә ашлама булса, икенче яктан, аны нигәдер колорадо коңгызлары өнәп бетерми сыман. Аннан май азакларында җир өстенә чыга башлаган вак кына алабута чүпләрен тырмалап алам. Чөнки колорадо коңгызы йомыркаларын май аенда салып үрчи. Соңрак шытып чыккан бәрәңгегә ул йомыркалар эләкмичә кала. Болай иткәч, бәрәңге агулаудан котылам, үзем дә агу сиптереп агуланмыйм. 90 көндә өлгерә торган бәрәңге август аенда аеруча актив үсә. Экологик яктан чиста, җитлегеп, кабыклары ныгып өлгергән бәрәңгене сентябрь ае урталарында җыеп алам. Ул кышын яхшы саклана, череми.
Самат Ризванов.
Утыз Имән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча бәрәңге утыртабыз Колхоз Шәхси хуҗалыклар