Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр район газетасының атнасына ике тапкыр чыгуын тели

Соңгы вакытта, чыгымнарны киметү максатыннан, район газеталарын атнага бер генә тапкыр 8 битле итеп чыгару турында фикерләр еш ишетелә. Сез, хөрмәтле газета укучылар, әлеге тәкъдимне хуплыйсызмы? Флера Рәхимҗанова, Чирмешән район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары:- Район газетасын атнага ике тапкыр көтеп алып, укырга өйрәнгән инде без. Минемчә, бер генә калгач, номерлар...

Соңгы вакытта, чыгымнарны киметү максатыннан, район газеталарын атнага бер генә тапкыр 8 битле итеп чыгару турында фикерләр еш ишетелә. Сез, хөрмәтле газета укучылар, әлеге тәкъдимне хуплыйсызмы?

Флера Рәхимҗанова, Чирмешән район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары:- Район газетасын атнага ике тапкыр көтеп алып, укырга өйрәнгән инде без. Минемчә, бер генә калгач, номерлар арасында ара зур була. Яңалыклар, белдерүләр, котлаулар да халыккка соңга калып ирешәчәк. Аларның файдасы да, кызыгы да калмайячак.
Вера Григорьева, Яңа Элмәле, фельдшер: - Без район газетасына язылмыйча калганыбыз юк. Аны атнага ике тапкыр укырга күнеккән инде. Ул район тормышын чагылдыра торган бердән - бер басма. Кемнең юбилее, кемнәр мал асрый, кем нәрсә сата - барысын да укыйбыз, хәтта котлауларны да укып чыгам. Кайбер авыллардан котлауларны еш бирәләр, ә менә безнең авылдан сирәгрәк була.
Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән, социаль яклау бүлеге начальнигы: - Район газетасыннан без нигездә яңалыкларны белеп торабыз. Ә атнага бер тапкыр чыга башласа, ул хәбәрләр үзенең актуальлеген югалтачак. Аннан соң инде "Безнең Чирмешән"не өлкән буын кешеләре укый, ә алар андый үзгәрешләрне бик яратып бетермиләр дә бит әле.
Екатерина Зубова, Шешминка, пенсионер: - Минемчә, ике тапкыр калдырырга кирәк. Район кечкенә түгел. Яңалыклар бик күп. Ә безнең барысын да вакытында беләсе килә - авыллар нәрсә белән яши, нинди ярышлар уза, смотрда кем катнаша, нинди кунаклар килә...Өлкәннәргә барысы да кызык. Район газетасының һәр номерын көтеп алабыз. Хәбәрләрне вакытында укыйсы килә.
Айдар Газизов, Кара Чишмә, эшмәкәр: - Юк, мин каршы. "Безнең Чирмешән" газетасы белән күп еллар хезмәтәшлек итәм. Номер саен диярлек белдерү бирәм. Ниндидер яңалык, үзгәрешләр булса, аны шунда ук газета битләре аша җиткерергә мөмкинлек бар. Район халкына ул игъланнар вакытында барып җитмәсә, клиентларга да, реклама бирүчеләргә дә файдасы булмый.
Хәсәнә Мөхәммәтҗанова, Югары Кәминкә, пенсионер: - Мин газеталар килмәдеме икән, дип почта тартмасын көненә берничә тапкыр чыгып карыйм. Аеруча район газетасын көтеп алабыз. Атнага бер тапкыр калдырсалар, нишләрбез... Атна буе хәбәрләрне белмичә торырбызмы?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы район газетасын атнага ике