Чирмешәнлеләр нинди ипи ярата?
Сатуда нинди генә камыр, он эшләнмәләре юк хәзер. Чирмешәнгә, авыл кибетләренә дә аларың төрлесен китерәләр... Алай да райондашларыбыз нинди ипигә өстенлек бирә? Бу кемгәдер реклама түгел, ә халык фикерен белешүебез.
Фәүзия Дәүләтшина (Чирмешән): - Без Чаллыныкын, “кара” түгәрәк ипи алабыз. Тәмле, искерми, ашказанына да авыр түгел.
Аннан Латыйповларның “ак” түгәрәк ипиләрен алгаладык, ул да күмәч кебек. Әле күптән түгел Кырымнан - Ялтадан кунакка кайткан җизнәбез дә, бик тәмле дип, мактап китте алар ипиен.
Валентина Баляева (Чирмешән): -Без ярты еллап инде Лениногорксидан китерелә торган түгәрәк “кара” ипи ашыйбыз. Аны эштән кайтуышлый, юл уңаендагы кечкенә кибеттән кереп алам. Кайвакыт Чаллы ипиен дә алгалыйбыз, кисәкләргә кискәләгәнен. Моңа кадәр халык телендәге “Әрмән ипие”н ашадык. Балалар әрмәннәр пешерә торган җәймәне-лепешканы яратып ашыйлар
Айгөл Гыйрфанова (Иске Кади): -“Кара” ипи ашыйм, сәламәтлеккә яхшы, тәмле дә кебек - миңа ошый инде. Чирмешәнгә барсак, “Әрмән ипие”н дә, Латыйповларныкын да алабыз, “караны” гына. Искертеп-нитеп тормыйбыз, алганы ипи тиз бетә.
Әлфия Җиһаншина (Югары Кәминкә): -Кайвакыт кибеттән, “ак” ипи алам, кемнәрнекедер, белмим, Чирмешәннән китерәләр, диләр. Үзем дә ипине еш салам, таба белән генә, газ мичендә: колмак башы белән салган ипи тәмле була. Элек, балалар үскәндә мич тутырып сала идек аны, бишәр савытта. Гаилә зур булганлыктан, ул бер атнага гына җитә иде.
Вера Садыйкова (Чирмешән): -Ипине мин бик аз ашыйм, алсам да “караны” гына, көрпәлене, төрле кушылмалыны. “Ак” ипине бөтенләй алганым юк.
Ә менә Шенталадан килеп йөрүче дусларым, махсус, тәмле дип, Латыйповлар ипиен сатып алалар, я алып килергә миңа заказ бирәләр.
Ильяс Мөбирдин (Кармыш): -Безнең авылда байтак еллар эшмәкәрләр ипи сала, без баштан ук гел аларның продукциясен алабыз. Өстәвенә пекарня каршында гына яшибез. Чирмешәнгә барсак башкалар күмәчен дә тәмләп карыйбыз. Сайланганыбыз юк, кулга нинди эләгә, шуны алабыз, тик “акны” гына.
Галина Корнилова (Иске Сережкино): Кибеттә ниндие була – шуны алабыз. Чирмешәннән китерәләр, кемнеке икәнен тәгаен белмим дә.
Николай Емельянов (Ивашкино): - Мин гел “кара” ипи алам. Кибеткә Яңа Чишмәдән китерәләр бугай. Андый ипи файдалырак дип сизәм. Балалар белән ярышларга барганда да шундыйны алам: ул туклыклырак, көч бирә. Әти-әниебез исә ак “Әрмән ипи”ен ярата төшәләр.
Ивашкинода колмактан ипи салучылар бар. Өйдә салган, колмак ипиеннән дә тәмлесе, туклыклысы юк инде, барыбер. Авылда туганнарга кунакка барсам, мин шуны сорап алам.
Рафик Гатин (Лашман): - Без “ак” ипи ашыйбыз. Ул Чирмешәннеке – ипи комбинатыныкы бугай. Лениногорскидан китерелгәне дә, Латыйповларныкы да була, төрлесе. Дөресен генә әйткәндә, артыгын сайланганыбыз да юк.
Марат Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев