Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр артык еш явучы яңгырларга борчыла

Июль ахыры, август башы да җылытып сөендермәде. Соңгы көннәрдә исә яңгырлар ешайды, хәтта уңыш җыярга комачаулый башлады. Нәкъ җырдагыча, ияләште бер болыт. Сез мондый хәлне ничек бәялисез?

Әлфия Сәлахетдинова (Түбән Чегодай авылы, пенсионер): -Әйе, артыккарак китте шул. Бәрәңге чересмәсме икән дип борчылабыз. Икмәкләргә дә яхшы түгелдер инде ул. Бер атналап туктамый ява бит. Ярый әле суганнарны алып өлгердек. Мин кайчандыр болай булганын хәтерләмим, яңгыры өстенә салкын да бит әле. Инде нишләтәсең, Ходай нәрсә язгандыр, бездән тормый, табигатькә үпкәләп йөри алмыйсың.

Андрей Матягин (Күтәмә, комбайнчы): -Ничек, дисез, шул - урак тукталды, һава торышы эшләргә ирек бирми. Ике тапкыр гына кырга чыгып өлгердек, уңыш та начар түгел үзе. Җылы көннәр кирәк, башаклар сары әле дә,  болай яңгырлы булса, алар яшелләнә башлый. Урып-җыю  соңга кала, туңга сөрүләр, чәчүләр дә. Игенчеләр өчен бик яхшы түгел мондый һава торышы.

Валентина Архипова (Ульяновка, фельдшер-акушерлык пункты мөдире): -“У природы нет плохой погоды “ дип җырланса да, миңа шәхсән җылы ошый. Эштә исә, нәкъ менә һава торышы аркасында дип, чирләп килүчеләр юк, гадәттәгечә эшлибез.

Суганнарны алдык - эре, черемәсме икән дип кенә эчебез поша, сакларга кирәк. Бәрәңге дә шулай ук, сазлыклы урында үсә, черемәсә ярый инде. Мин 1995 елда кияүгә чыкканда да август яңгырлы булганы истә калган, әмма ул елны җылысы бар иде. Быел бит салкын да, яңгырлы да. Җылы кирәк.

Тәлгать Исхаков (Лашман, ветеран агроном): -Бездә яңгырның артык булганы юк.  Көннәр ачылыр дип өметләнәбез. Артык кызу да кирәкми. Болай игеннәрне караган идем, бодай, арпалар тулып килә. Бу яңгырлар чөгендерләргә, кукурузларга яхшы. Куркырга юк, бәрәңгеләргә зыяны булмаска тиеш.

Мария Александрова (раөон газетасы редакциясе хезмәткәре): -Яңгыр төзелеш эшләренә комачаулады. Җылы көннәр сагындыра. Суганны да яңгырларга кадәр алып өлгерә алмадык. Кайбер көнне өстән явып тормаса да, җир дымлы. Әмма быел бакчада су сибәргә туры килмәде, суга күпме экономия. Алда “әбиләр чуагы” бар, тик ул да бер атна гына бит. Гел зарланырга да ярамый: кешегә ярый алмыйсың инде, кызу булса да “эссе” дибез, яңгырлы булса да ошамый. Табигать белән көрәшә алмыйсың. Әнә кемнәрдер, гөмбәчеләр, мәсәлән, яңгырлы елдан ничек рәхәтләнә!    

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев