Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнле: "Чирдән соң нечкә күңеллегә әйләндем"

Коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле, ике генә кеше очрашса да, сүз ирексездән шул темага кереп китә. Бер танышым да бу чирне үзе аша уздырган, аның сөйләгәннәрен газета укучыларга да җиткерергә булдым.

-Инфекцияне  йоктырмас өчен, үземчә, барлык саклык чараларын үтәсәм дә, ничектер “эзләп тапты” ул. Кызу җәй көнендә ике атна чирләп яттым, - ди  танышым. -  Кинәт кенә авырып киттем дисәм дә була. Баш авыртып азапланганым юк иде, ә иртән башымда көчле авырту сиздем, хәл дә юк. Шикләнеп, градусник куйдым, температура бар. Бәлки узар әле дип, алай да, беренче көнне больницага бармадым. Икенче көнне дә чир узмагач, Иске Котыш врачлык амбулаториясенә мөрәҗәгать иттем. Табиб карады, үпкәләрне тыңлады һәм антибиотиклар, вируска, авыртуга каршы дарулар исемлеге язып бирде. Табиб әйткәнчә дәвалансам да, чир тиз генә чигенмәде. Берничә көн температура 37,2-37,5 тирәсе торды, хәлсезлек, тирләтә. 4-5 көннән ис һәм тәм сизми башладым,  бу берәр атна дәвам итте. Аркага ятмаска, хәл булмаса да, өй эчендә йөрергә тырыштым. Терелеп эшкә чыккач та, башкаларны зарарламас өчен, битлек киеп йөрдем. Мин халык белән эшлим, шуңа бүген дә саклык чараларын күрәм, битлек киям, антисептиклар кулланам, кеше күп җыелган җирләргә барганда вируска каршы дару да эчәм. Бу чир психологик яктан да кешегә авыр тәэсир итә. Ничектер, дөньяга, яшәүгә өмет югалды, нечкә күңеллегә әйләдем, тормышка карашым да үзгәрде, бүгенге көн белән генә яши башладым. Ковид, пневмония кешеләрне бер-берсеннән биздерде, тере аралашу кимеде. Әле мин чирне җиңелчәрәк уздырдым. Авыру сезнең өйләргә кермәсен. Исән-сау булыгыз.

Кадрия Гамирова язып алды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев