Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән яшьләре нинди музыка тыңлый?

Кешеләр төрле, характерлары, киемнәре, яшәү рәвешләре белән дә бер-берсеннән аерылалар алар. Музыкага да карашлары төрлечә. Олылар тыңлаган җыр яшьләргә, яшьләренеке олыларга ошап бетми. Ә Чирмешән яшьләре нинди музыка, нинди җырлар тыңлый икән?

Ләйлә Зөфәрова (Лашман авылы, 18 яшь): - Савыт-саба юганда, башка өй эшләре белән шөгелләнгәндә музыка кушып куйсаң күңеллерәк була. Татарча музыкага өстенлек бирәм, аеруча  Ришат Төхвәтуллин, Гүзәлем һәм Салават Миннеханов башкаруындагы җырлар ошый. Музыканы күбесенчә телефон аша Вконтакте челтәреннән, сирәк кенә радио аша тыңлыйм.

Айдар Галимов (Бәркәтә, 20 яшь): - Чит ил поп-музыкасын һәм рэпны буш вакытта яки урамда барганда, наушник аша тыңларга яратам. Музыка тыңламыйча калган көн юк.

Мария Александрова (Чирмешән, 25 яшь): - Миңа аеруча рус һәм инглиз телләрендәге җырлар ошый. Музыка узган вакыйгалар турында искә төшереп, ностальгиягә бирелергә мөмкинлек бирә. Кайсыдыр җырга биисе, кайсыдыр җырга елыйсы килә. Җырларны телефоннан, социаль челтәрләрдән эзләп тыңлыйм.

Рамил Сәмарханов (Ю. Чегодай, 19 яшь): - Музыка тыңламасам көнем килеп чыкмый. Ул минем өчен этәргеч булып тора, илһамландыра, уйландыра. Күпчелек рус телендәге поп-музыкага өстенлек бирәм, аны юлда машинада барганда яки буш вакытта тыңлыйм.

Нәфис Кыямов (Чирмешән, 23 яшь): - Музыка минем өчен дәртләндерү, кәефне күтәрү чарасы. Чит ил музыкасына, татарча җырларга әһәмият бирәм. Татар эстрадасыннан Ләйсән Мәхмүтова, Илсөя Бәдретдинова иҗаты ошый.

Екатерина Миронова (Лагерка, 25 яшь): - Бүгенге көндә музыка тыңламаучы кеше юктыр ул. Позитив якка тарта торган җырларны сайларга тырышам, үзем дә кушылып җырлап китәм. Күбесенчә заманча чит ил музыкасына өстенлек бирәм.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев