Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән районы газетасын Красноярскига да җибәргәннәр

"Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" чыга башлауга 90 ел булды.

Габделваһап Кәримов (Чирмешән): -Мәрхүм абыем Мөҗип Красноярск краеның бер авылында  безнең Туймәттән күчеп китеп төпләнгән Бәдретдиновлар нәселен эзләп тапкан иде. Ул ерактагы шушы авылдашларга “Туймәтем – туган ягым” дигән  китап һәм “Безнең Чирмешән”нең  бер дистәгә якын саннарын җибәрде. Шунда краснояркилылар: “Газеталарны йорттан-йортка, кулдан-кулга йөртеп укып туздырып бетердек, мөмкинлегегез булса, район газетасын тагын җибәрә алмассызмы?!” -  дип абзыйга язганнары истә калган. Мин “Безнең Чирмешән”нең киләчәктә дә шундый кадерле, тансык, озын гомерле,  яраткан басмабыз булып калуын телим.

Надежда Ермишева (Иске Сережкино авылы): -Мин Иске Сережкино авылы килене, тумышым белән  күрше Лениногорск районының Яңа Сережкино авылыннан.  Чит районнан килгән кеше булсам да, “Наш Черемшан” газетасын бик яратып укыйм. Чирмешәндә булганнарны, газета аша укып, Яңа Сережкинода яшәүче әти-әниләремә дә барып сөйлим әле.  Газетаны гаиләбез белән укыйбыз, язмалар белән балалар да кызыксына. Үзебезнең Иске Сережкино хакында, авылдашыбыз Евгений Илюхинның мәкаләләрен уку күңелле. Хәбәрләр бик күп, журналистлар кайдан шулкадәр яңалык табып өлгерәләр икән дип гаҗәпләнәм, аны җыеп та бетерәсе бар бит әле. Мин редакция хезмәткәрләренә иң әүвәл сәламәтлек телим. Эшләрегез уңышлы барсын. Хезмәтегез өчен рәхмәт!

Фәридә Потемкина (Чумачка авылы): - Минем әнием  Фәйзә Сөләйманова  газетаның яшьтәше, аңа да туксан яшь тулды. Олы яшьтә булса да, ул “Безнең Чирмешән”не гел укый, көтеп ала. 90 яшьлек юбилее уңаеннан чыккан язмага аеруча сөенде. Газета якташларыбызны шулай куандыра белә.

Мин үзем дә әлеге басманың килгәнен көтеп алам. Авылыбыз район үзәгеннән ерак булганлыктан, безнең өчен андагы һәр хәбәр, һәр яңалык тансык. Редакция коллективына иҗат уңышлары телим. Кызыклы язмаларыгыз белән безне гел шулай сөендереп эшләгез. Юбилеең белән, яраткан газетам!

Иван Семкичев (Мордва Афонькәсе авылы): - Безнең район газетасы бик шәп басма. Кемгәдер ярарга тырышып әйтүем түгел, чынлап та шулай. Эчтәлекле ул, бар яңалык шунда. Почта килүгә, хатыным белән, газетаны беренчерәк эләктереп калырга тырышабыз. Мин  пенсионер, гомер буе, кем әйтмешли, үземне белгәннән бирле, колхозда эшләдем: тракторда, комбайнда. Күпме җир сөрелгән, чәчелгән, уңыш җыелган! Шуңа күрә газетада 40, 50 ел элек язылганнарга күзәтү сәхифәсе дә бик ошый: укыйсың, чагыштырасың. Гомумән, авыл хуҗалыгы яңалыклары миңа бик якын. Кызганыч, инде авылларыбыз гына бетә бара, яшьләр аз. Газета да бу хакта көенеп яза, нишләтәсең.

“Безнең Чирмешән” киләчәктә дә райондашларыбызның проблемаларын кыю яктыртсын, язсын. Авылларга ешрак килегез. Газета һәр йортта көтелгән, тансык, кадерле кунак булсын! Катлаулы, четерекле хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, газета хезмәткәрләре!

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X