Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән бакчачылары уңыш җыю мәшәкатьләрендә

Бер яктан яңгыр юк дип зарлансак та, быелгы көз бакчаларыбыздагы уңышны җыеп алырга коры, матур көннәрен мулдан бирде. Бәрәңгеләребез базларга, идән асларына төшеп урнашты. Инде авыл кешесе кабак, чөгендер түтәлләрен бушата. Якташларыбызның бакча мәшәкатьләре ничек бара? Сорашуыбыз шул хакта.

Зинаида Агеева (Мордва Афонькәсе): -Бәрәңгеләрне алдык, уңышы уртача. Хәзер азык чөгендерен йолкыйбыз. Көннәр бик матур тора бит, пычракта, яңгыр астында казынганчы, эшне хәзер бетереп куюың хәерле. Чөгендер артыгын үсмәс инде ул.

Быел слива искиткеч күп. Кайнатмасын, компотын ясыйбыз, болай ашарга да тәмле.

Бакча җиләкләренең төпләрен  йомшартып чыктым, мыекларын кистем. Кыраулар төшкәнлектән,  кабакның, помидорларның да ачык һавадагысын җыеп алдык, җыймасаң, карала, чери башлый. Теплица эчендәге томатларыбыз тора әле.

Гөлназ Рәҗәпова (Туймәт): - Ышанасызмы, бу арада урман чикләвеге белән ”чирләдек” әле. Әллә җиде тапкыр бардык инде.  Түбән Кармалка янындагы  урманнан һәрберебез  бишәр литр чикләвек җыеп кайттык. Ул кәшәнкәсеннән кибеп җиргә коела. Шунысын җыябыз, искиткеч күп. Чикләвек дия-дия, бер бакчабыздагы кабакны бөтенләй “оныттык”.

Биш ел элек  яңа йортка, яңа урамга күчкән идек. Төп нигезебездәге бакчаны чәчәбез, яңа участокта да бакчабыз зур. Кабак күп, аны малларыбызга алабыз. Азык чөгендере шактый.

Уңыш яхшы булсын өчен, бакчага һәр елны черемә кертәбез. Шуңа игътибар иттек әле, черемәле бакчада  “проволочник” корты булмый, дип таптык. Күзәтүебез шундый. Гомумән, көздән тиресне күп кертәбез.  Аны таратып,  “рыхлительле” техникабыз белән ваклатабыз, аннан әйләндереп сукалатабыз.

Көзге эшләр дигәннән, ирем алмагач, виноград агачларын,  яздан чәчәккә түмәләнсен өчен, нидер сиптереп эшкәртте. И-и, авыл кешесенең эше бетми инде ул.

Нина Ефимова (Ульяновка): -Бу көннәрдә бераз ял иттек. Бәрәңге эшен төгәлләдек, аның уңышы яхшы булды. Чөгендергә чыкмадык әле. Кабак та бар, терлекләргә дип  үстерәбез. Аннан үзебезгә дә ботка пешергәлим. Яраткан кешегә анысы да яхшы ризык. Кабак идән астында озаграк саклана.

Чәчәкләрнең, өлгергәннәренең, орлыкларын җыеп алдым. Бакча җиләкләрен күчереп утырттым, черемә белән бераз ашладым. Менә шундый эшләр бездә.

Флера Насыйрова (Керкәле): -Без иң ялкауларыдыр инде: бәрәңгебез һаман алмаган. Яфраклары әле дә яшел, шуңа бераз тотарга булдык. Бер буразнасын казып караган идек, галәмәт матур, эре бәрәңгеләр.

Кабакларны без дә керттек, быел алары эре түгел, тик күп яралган. Ике үгезебез бар, кабакны аларга ашатабыз, ите тәмле була. Чөгендерне әле алмыйча торабыз, төн озынайгач үсә торган вакыты.

Быел алмагачларга корт төште. Аларны көздән эшкәртеп калдырасы бар. Алмагач яфракларын койгач, төбен әйләнә ясап казып чыгып, күп итеп су агызабыз, кышка дым җыеп, ныгып калсын өчен. Төбенә тирес ачыткысы да салам.

Көздән кура җиләкләрен картайган ботакларыннан арындырып һәм өсләрен кисеп, бәйләп куябыз. Кишер  орлыгын үзем үстерәм, алары да өлгерде, җыеп аласы калды. Суганның кара орлыгын бәйләп куйдык.

Эшләсәң - эш искиткеч, тын алырга да вакыт юк. Кыймылдыйбыз инде шулай, Ходай исәнлектән генә аермасын.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев