Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Зәкят һәм фитыр сәдакасы нисабы күләме үзгәргән

Алтын һәм көмеш бәясендә сикерешләр зәкят һәм фитыр нисабы күләмен үзгәртә, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан мөфтияте Рамазан ае алдыннан Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары белән билгеләнгән зәкят һәм фитыр сәдакасы нисабы күләменең үзгәрүе турында хәбәр итә. Үзгәрешләр хәзерге вакытта алтын һәм көмеш бәясенең сату-алу базарында тотрыксыз булуы белән бәйле. Шулай итеп, 2022 елның 15 мартына фитыр сәдакасы түләү өчен 58 000 сум һәм зәкят түләү өчен 620 000 сум күләмендә билгеләнгән нисаб күләмнәре актуальлеген югалтты.

Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, Татарстан мөфтияте рәсми сайт аша нисабларның яңа күләме турында үзгәргән саен хәбәр итәчәк. Мөселманнар өчен мәҗбүри түләүләрне түләр алдыннан сайтта бирелгән нисабның актуаль күрсәткечләренә игътибар итәргә яки мөстәкыйль рәвештә нисаб күләмен исәпләп чыгарырга киңәш итәбез.

Зәкят түләү өчен нисаб түбәндәге формула буенча исәпләнә: 85 х [бер грамм алтын бәясе, аны РФ Үзәк банкы сайтында карарга мөмкин cbr.ru/hd_base/metall/metall_base_new/].

Фитыр сәдакасы бирү өчен нисаб күләме түбәндәге формула буенча исәпләнә: 595 х [бер грамм көмеш бәясе, аны РФ Үзәк банкы сайтында карарга мөмкин: cbr.ru/hd_base/metall/metall_base_new/].

2022 елның 15 апреленә фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 39 865 сум, зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 439 110 сум.

Фитыр сәдакасы һәм фидия күләмнәре үзгәрешсез кала.

Нисаб ул – мөселман кешесенең әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитыр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X