Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Урманасты Үтәмеш мәчетенә имам кирәк

Районда 22 авылда мәчет эшли, шуларның берсендә – Урманасты Үтәмештә имам юк.

Бу авылда эшмәкәр авылдашлары Хәбир Хәсәнов яңа мәчет төзетә. Инде аның стеналарын күтәреп, түбәсен япканнар. Хәзер газ кертү өчен проект ясаталар, теркәү эшләрен алып баралар.

Керкәле һәм Кармыш авыллары мәчетләрендә ремонт башланган. Көздән үк ике мәчеттә дә җылылык системасын яңартканнар, яңа газ казаннары да урнаштырганнар. Дин йортларында электр үткәргечләре дә яңартылган. Бина эчендә стеналар штукатурлана, шпаклевкалана, буяу эшләре башкарыла, түшәмнәр һәм идәннәр дә шомара.

Чирмешәннең үзәк мәчетендә дә ремонт планлаштырыла, манараның түбәсен яңартырга ниятләгәннәр.

-Бу эшләр барысы да халык ярдәме, мәчетләрдә җыелган садака акчалары хисабына башкарыла, - ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин. - Ходайга шөкер, мәчетләребез коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп бара, бурычлары юк.

Күпчелек авылларда дини укулар оештырылган. Чирмешәннең ике мәчетендә, Кара Чишмә, Бәркәтә, Югары Кәминкә, Туймәт, Иске Кади, Югары Чегодай, Түбән Кәминкә, Лашман авылларында олылар да, яшь кешеләр дә бик теләп дәресләргә йөриләр. Чирмешән имамнары график буенча, авылларга барып дәрес бирә, берничә авылның үз укытучылары бар.

Кадыйр Гомәров фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев