Бирмим мин сиңа иремне!
И-и-и, күрде инде башкайлар! Тормыш дигәнең гел баштан гына сыйпап тормый шул, кайчакта артыңа да тибеп җибәрә. Менә шул чакта йә егылып каласың, йә бөтен көчеңне учыңа җыеп торып басасың да, тагын яшәү өчен көрәшә башлыйсың. Мине дә төртеп ега язды ул. Әмма авызымда кан булса да, кеше алдында төкермәдем, эчемдәге җан ярасын берәүгә дә күрсәтмәдем. Бөтен теш-тырнагым белән тартышып, барыбер үз дигәнемә ирештем, сынмадым-сыгылмадым.