Тынычлык сорап укыла торган дога
Дин һәм тормыш

Тынычлык сорап укыла торган дога

Үзегезгә саклап куегыз.

Бүген, ни кызганыч, дөнья тынгысыз. Һәркемнең теләге – йорт-илгә иминлек килсен, тынычлык урнашсын.

Изге җомга иртәсендә иминлек, тынычлык сорап укыла торган дога тәкъдим итәбез.

"Әллаһүммә инни әсәлүкәл-гафвә үәлгаафиятә фид-дүнья үә әһлии үә мәәлии". 

Мәгънәсе: Йә Аллаһ, Синнән генә гөнаһларымны гафу итүеңне сорыйм. Синнән генә дөньялыкта, гаиләмдә тынычлык урнаштыруны сорыйм.

Кылган догаларабыз, теләк-ниятләребез кабул булсын. 

чыганак


Нет комментариев