Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Өшкерү өчен догалар

Аллаһы Тәгалә, Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.не) яһүдиләр сихерләгәч, бозым-күз тиюләргә каршы бик зур көчкә ия түбәндәге сүрәләрне җибәрә. Аларны укып, сез дә тәнегезгә һәм җаныгызга шифа табарсыз, дип өметләнеп калабыз.

Шуны да исегездән чыгармагыз: бер кабатладың да, бетте түгел, сабырлык белән, һәм ярдәм итәчәгенә ышанып, даими рәвештә укыгыз аларны!

Әлеге сүрәләрне, дога кылгандагы шикелле кулларыгызны күтәреп, учларыгызга укыгыз.  Укып бетергәч сулышыгыз белән учларыгызга өрегез. Аннары битегезне, тәнегезне сыпырыгыз.

 «Әл-Ихлас» сүрәсе
 «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәлааһү әхәде. Аллааһүс-самәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде».
(Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мохтаҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер тиңе вә охшашы юк).

«Әл-Фәләк» сүрәсе
 «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббил-фәләкъ. Миң шәрри мәә халәкъ. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе. Үә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде. Үә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде».
(Мин таң аттыручы Аллаһыга сыенам. Барлыкларның зарарыннан; вә әйләнә-тирәдәге караңгылыкның зарарыннан; вә сихер ятмәләре коручыларның мәкереннән; вә көнчелек кылганда көнчеләрнең явызлыгыннан Раббыма сыенам).

«Ән-Нәс» сүрәсе
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти үән-нәәс».
(Бөтен инсаннарның Раббысына сыенам. Бөтен инсаннарның хөкемдарына, Сиңа шөбһә салучының зарарыннан, бөтен инсаннарның илаһына (сыенам). Ул зат җеннәрдән һәм адәмнәрдән дә булып, инсаннарның күңеленә вәсвәсә салыр).

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

10

0

3

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X