Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Казанкада – тәре белән йөреш

Казанкада ике ел инде Казан Мәрьям-ана часовнясы эшләп килә. Биредә гыйбадәт кылулар, башка дини чаралар үткәрелә. Авыл халкы барып дога кылырга, изгеләр, мәрхүмнәр хөрмәтенә шәм куярга урын булуына бик сөенә. Күптән түгел Самарада яшәүче авылдашыбыз Любовь Изъявлева Казанка урамнары буйлап Казан Мәрьям-ана иконасын күтәреп йөрүне оештырды. Бәйрәмгә Казаннан, Яр Чаллыдан,...

Казанкада ике ел инде Казан Мәрьям-ана часовнясы эшләп килә. Биредә гыйбадәт кылулар, башка дини чаралар үткәрелә. Авыл халкы барып дога кылырга, изгеләр, мәрхүмнәр хөрмәтенә шәм куярга урын булуына бик сөенә.

Күптән түгел Самарада яшәүче авылдашыбыз Любовь Изъявлева Казанка урамнары буйлап Казан Мәрьям-ана иконасын күтәреп йөрүне оештырды. Бәйрәмгә Казаннан, Яр Чаллыдан, Самарадан, Димитровградтан һәм башка шәһәрләрдән авылдашлар кайткан иде. Тәре йөрешен Иске Элмәле чиркәве настоятеле иеромонах Сергий үткәрде.
Авыл халкы чарадан бик канәгать калды. Динне хөрмәт иткән кеше башкаларга карата да илтифатлы, рәхимле була.
Леонид Кобылин,
пенсионер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанка тәре белән йөреш

2
X