Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Исламда хатын-кызга ир фамилиясен алырга ярыймы?

Хатын-кыз кияүгә чыкканнан соң, ирнең фамилиясен алу мәҗбүриме? Ислам дине моңа ничек карый? //Шәһри Казан// Равил хәзрәт Бикбаев, «Өмет» мәчете имам хатибы: - Бу мәсьәләдә ике төрле фикер бар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Үз әтиләрегезгә кайтыгыз», - ди. Һәр кешенең үз нәселе, үз фамилиясе бар. Нәсел - бик мөһим. Хатын-кыз башка...

Хатын-кыз кияүгә чыкканнан соң, ирнең фамилиясен алу мәҗбүриме? Ислам дине моңа ничек карый? //Шәһри Казан//

Равил хәзрәт Бикбаев, «Өмет» мәчете имам хатибы:

- Бу мәсьәләдә ике төрле фикер бар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Үз әтиләрегезгә кайтыгыз», - ди. Һәр кешенең үз нәселе, үз фамилиясе бар. Нәсел - бик мөһим. Хатын-кыз башка кеше фамилиясен алса, ул үзен шул нәселгә бәйләгән булып чыга. Шунлыктан, фамилияне алыштырырга киңәш ителми. Кайбер гаиләләрдә кыз балалар гына була. Нәселләренең фамилиясе дәвам итсен өчен, ирләренең фамилияләрен алмаган очраклар бар. Революциягә кадәр дә хатын-кызлар үз фамилияләре белән йөргән бит.

Икенче төрле фикер: фамилия ул зур әйбер түгел, әти-әнине инкарь итми.

Әмма ләкин хатын-кызның үз фамилиясендә калуы хәерлерәк. Бу загста да рөхсәт ителә. Аннары, фамилияне үзгәртү бит ул мәшәкатьле дә. Кызганычка, күп кенә парлар аерылыша да. Кайбер хатын-кызлар, кыз фамилияләренә кире күчеп тормыйча, ирләренең фамилиясендә кала. Шуңа да, башта ук кыз фамилиясендә калган булуы хәерлерәк булган булыр иде.

Фото: www.nikah-studio.ru

http://tatar-today.ru/2017/11/23113/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев