Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Фитыр һәм фидия сәдакалары бәясе ничек билгеләнелә?

Ай буе ураза тота алмаган кеше ничә мең сум бирергә тиеш?

Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» дигән китабы бар. Без шул китап буенча гыйбадәт кылабыз. Анда: «Фитыр сәдакасының суммасы – 4 кадак чамасы бодай я 8 кадак чамасы арпа», – диелгән. Хәзерге вакытта бодайның 1 килосы 12 сум тора. 4 кадак бодай 1 кило 600 грамм. Якынча 20 сум була. 3 кило 200 грамм арпа 32 сум була. Безнең ата-бабаларыбыз шулай түләп килгән. Безгә дә шулай ук түләү кирәктер. Быел фитыр сәдакасын җан башына – 150 сум, авыру сәбәпле ураза тота алмаган кешегә һәр көне өчен 400 сум түләү билгеләделәр. Ай буе ураза тота алмаган кеше 12 мең сум бирергә тиеш. Бу суммалар каян алына икән?  

Хәйдәр Хәлиуллов. Әтнә

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев, Казандагы «Рәхмәтулла» мәчете имамы:

– Фитыр сәдакасы күрсәткечләре арасында нигә аерма бар? Эш шунда ки, Аллаһ Илчесе (с.г.в) вакытында фитыр сәдакасын төп азык-төлек (бодай, хөрмә һәм йөзем) белән таратканнар. Алар шушы җирлектә бик таралган булган. Бодайның күләме ярты са’ тәшкил итәргә тиеш булган, бу якынча 2 килограммга тиң. Ә бодай һәм йөзем күләменең бер са’ка туры килүе зарур булган. Монысы – якынча 4 килограмм дигән сүз. Бу төр азык-төлекнең хәзерге бәясен карасак, аерма барлыгын күрербез. Шуңа күрә Татарстан Диния нәзарәте экспертлары алда искә алып үткән продуктлар өчен базардагы уртача бәяне нигез итеп алды. Һәм минималь бәяне – 150 сум, ә максималь бәяне 1000 сум итеп билгеләде. Шуңа күрә фитыр сәдакасының минималь күләме 150 сум тәшкил итте, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булганнар өчен фитыр сәдакасын алтын буенча 1000 сум итеп бирергә тәкъдим ителә.

Фидияне исәпләп чыгару формуласы пәйгамбәребез (с.г.в) вакытыннан ук билгеләнгән һәм хәзерге заман дин галимнәре тарафыннан ел саен шушы төр түләүнең күләмен билгеләү өчен кулланыла. Гомер буе ураза тота алмаган кешеләргә фидияне мохтаҗларга түләргә яки аларны ашатырга кирәк. Уразасы тотылмыйча вафат булган кеше исеменнән фидияне аның варислары түли.

чыганак


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев