Эч пошканда нинди дога укырга?
Дин һәм тормыш

Эч пошканда нинди дога укырга?

Әгәр күңелегезне тынычсызлык биләп алса, Аллаһка мөрәҗәгать итү өчен, әлеге сүзләрне файдалан аласыз.

«Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл».

«Әй, Аллаһ! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам».

«Хозур дин турында» телеграм-каналы.

 


Нет комментариев