Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә кабер казырга әллә никадәр яңа эш кораллары алдылар

Чирмешәндә яшәүче бер төркем ир-егетләр кабер казу, зиратны тәртиптә тоту өчен акча кушылып, яңа эш кораллары сатып алдылар.

-Мөселман зиратында ләхет ала торган бензобур сафтан чыккан иде. Егетләр яңаны алуга кушылыйк дигәч,  акча җыя башладык, – ди әлеге игелекле гамәлне оештыручы якташыбыз Марат Исхаков.

Марат Минтаһир улы моннан бер-ике ел элек ватсапта “Известие-хәбәр” төркеме булдырып, анда район үзәгендә мәетләр озату, кабер казу, кирәкле ярдәм хакындагы хәбәрләрне яза башлады. Хәзер бу төркемдә 250ләп якташыбыз бар. Бензобур зарурлыгы хакындагы үтенечне дә ул шунда урнаштырды.

-Нишләтәсең, дөнья бит, үлем-китем чыгып тора, тик  кайвакыт халык ишетмичә кала, я мәрхүмнең туганнары булмый, кабер казырга да кеше аз җыела. Телефондагы хәбәр төркемен шуның өчен булдырдык. Чирмешәндәге мөселман зираты җире тыгыз, ләхет алырга гына да ким дигәндә ике сәгать вакыт китә, көчле бензобурсыз булмый. “Известие-хәбәр”гә шул хакта язгач, байтак егетләр идеяне күтәреп алды, барысына да рәхмәт яусын. Берничә көн эчендә кирәк кадәр акча җыелды. 30 мең сумлык эш кораллары алдык та: бензобур, үлән чабарга триммер, бензопычкы, вак-төяк эш кораллары. 20-25 мең сумлап акчабыз калды әле,  бензобурга – яхшы борау-насадка кирәк, - ди Марат Минтаһир улы. 

 Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев