Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәннең үзәк мәчетендә малайлар өчен лагерь эшли

Бу атнада Чирмешәннең үзәк мәчетендә малайлар өчен ял лагере башланды.

Биредә ун көн дәвамында балаларга, яшьләре буенча төркемнәргә бүлеп, дин, Коръән, әхлак дәресләре укытыла, төрле уеннар, спорт ярышлары үткәрәләр. Шулай ук бассейнга, Боз сараена, янгын сүндерү частена бару планлаштырылган.

-Лагерьга төрле яшьтәге 20дән артык ир бала йөри. Аш-су осталарыбыз аларны тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Бүген шашлыкка чыгарга ниятлибез, - ди үзәк мәчет имамы Шәүкәт Хәйруллин. – Балаларга тырышлыклары өчен көн саен баллар куела. Соңгы көнне ба-
зар оештырмакчы булабыз. Шул балларны исәпләп, малайлар аннан үзләре теләгән әйберләр ала алачак. Бу – сабыйларга тәрбияви яктан бер стимул.

 Шәүкәт Хәйруллин фотолары..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев