Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә хатын-кызлар мәчетләрдә дини гыйлем ала

Без, үзәк мәчеткә дини гыйлем алырга йөрүчеләр, мөгәллимәбез Әлфия ханым Хәсанова турында язабыз.

Мәчеткә үз теләгебез белән килдек, моңа бер дә үкенмибез, чөнки гарәп хәрефләрен үзләштереп, тәҗвит кагыйдәләре белән Коръән укырга өйрәнү теләүче зур иде. Без бу максатларыбызга ирештек. Дәресләребез күп төрле темаларга үтә: әдәп-әхлак, ислам тәрбиясе, гореф-гадәтләр.

Гагыйдә – иман дәресләре, Аллаһы тәгаләне тану һәм гамәл-гыйбадәт кылу.

Фикы дәресләре – тәһарәт, намаз, уразы, зәкят, хаҗ, Әбү-Ханифә мәсһәбен өйрәнәбез.

Дини гыйлем алу эчке хәләтебезне, дөньяга карашыбызны һәм ахирәткә әзерләнүебезне нигездән үзгәртте. Гыйлем аласы көнебезне көтеп торабыз һәм теләп киләбез. Аңарда 35ләп хатын-кыз  укый. Мөгаллимәбез Әлфия ханым өчен чын күңелебездән шатбыз, ул быел “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап диплом алды. Әлфия дәресләрне бик мавыктыргыч итеп үткәрә. Аңа исәнлек-саулык һәм зур уңышлар телибез.

Безнең мәчеткә гыйлем алырга йөрүебезнең дәвамлы булуын телибез, район хатын-кызларын  мәчеткә килеп дин гыйлеме алырга чакырабыз. Гыйлемнән дә файдалы хәзинә юк.

Чирмешәндәге үзәк һәм

Мөшбикә мәчетләрендә укучы шәкертләр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев