Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә “Михайлов көне”ндә матрешка тарихы турында да белделәр

Христиан динен тотучылар “Михайлов көне”н билгеләп үттеләр.

Архангел Михаил бәйрәме IV гасыр башында ук барлыкка килгән һәм элек христианнар аны зурлап һәм күңелле итеп билгеләгәннәр. Православие халыкларының бу көн белән бәйле ниндидер аерым гореф-гадәтләре булмаган, ләкин һәр йортта өстәл әзерләп кунак көткәннәр һәм үзләре дә кеше арасына чыгарга тырышканнар.

Быел бу көн  Чирмешәндә дә эзсез узмады, Рус милли – мәдәни берләшмәсе активистлары район үзәгенең Амур ягында урнашкан “Добро” кафесында “Кич утыру” чарасын үткәрделәр.

Бәйрәмгә килгән чирмешәнлеләр, ике командага бүленеп,  бәйге барышында әлеге бәйрәмгә  һәм рус халкының тарихына, сәнгатенә кагылышлы  бик күп яңалык белделәр, мәгълүмат тупладылар. Әйтик, рус агач уенчыгы “Матрешка”ны рәссам Сергей Малютин Япониядән алып кайткан Дарума уенчыгыннан күреп ясаган.

Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев