Чирмешәндә Корбан бәйрәмендә фокусчы да катнашты (+ФОТО)
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә Корбан бәйрәмендә фокусчы да катнашты (+ФОТО)

Чирмешән авылында балалар өчен Корбан бәйрәме оештырылды. Һава торышы яңгырлы булу сәбәпле, бәйрәмне Чирмешәннең Физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә үткәрергә туры килде. 100 дән артык бала катнашкан бәйрәмне Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Ибраһимов ачып җибәрде. Ул барча кунакларны да корбан гаете белән тәбрикләде. Аннан соң балалар батутларда сикереп уйнадылар, поп-корн, татлы мамык...

Чирмешән авылында балалар өчен Корбан бәйрәме оештырылды. Һава торышы яңгырлы булу сәбәпле, бәйрәмне Чирмешәннең Физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә үткәрергә туры килде.

100 дән артык бала катнашкан бәйрәмне Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Ибраһимов ачып җибәрде. Ул барча кунакларны да корбан гаете белән тәбрикләде. Аннан соң балалар батутларда сикереп уйнадылар, поп-корн, татлы мамык белән сыйландылар.
Казан шәһәреннән килгән супер-тамада Гамил Нур төрле уеннар, бәйгеләр үткәрде, кызыклы шоу ясады. Коръән китабыннан төрле сүрәләр укып күрсәткән балаларга бүләкләр өләште. Фокусчы - аниматор балаларны төрле фокуслары белән гаҗәпләндерде.
Бәйрәм Чирмешән мәчетендә, балалар өчен әзерләнгән тәмле сыйлы өстәлләр артында тәмамланды.

Чирмешән районы Корбан бәйрәме фотографии фокусчы

Нет комментариев