Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районы авылларында каберләрне вакытында өлгертү кыенлаша бара

Безнең районда да бу эшне җиңеләйтү мөһим

Табигать законнары шундый – җан ияләренең гомере чикле, кайчан да булса, Ходай кушуы буенча, “китәргә” туры килә. Вафат булганнарны – мәрхүмнәрне тиешенчә озату – исәннәрнең изге бурычы. Бу эштә, иң элек кабер казуда катнашу саваплыдыр.

Кызганыч, халык саны, бигрәк тә яшьләр, азаю сәбәпле, райондагы кайбер кечкенә, хәтта зур авылларда да каберне вакытында өлгертү кыенлаша бара. Кыш көннәрендә, җир өслеге туңганлыктан, көрәк яки балта белән генә җиңдерү кыен. Ярый әле, мәрхүм-мәрхүмәләрнең якыннарына хөрмәт, булышу йөзеннән, аларның эш урыннарыннан яки таныш-белеш аша экскаватор, бур бирәләр, рәхмәт яусын, эшне нык җиңеләйтәләр. Әмма хәзер һәр андый техника да контрольдә, кая киткән, нәрсә башкарган – күзәтеп торалар.

Мондый хәлдә нишләргә соң?

Рәвхать Фәттахов, Лашман авыл җирлеге башлыгы:

-Тиз чишелеш сорый торган проблема бу. Әлеге тема халык җыеннарында да кузгатыла. Безнең Лашманда һәм Әмирдә дә халык бердәм әле, кабер казырга тиз җыелалар. Әмма кайвакыт техникасыз булмый. Шуңа күрә быел, һичьюгы киләсе елда, махсус шушы эшкә яраклы трактор алырга телибез. Бәлки берәр иганәче табылыр. Моңа, халык хупласа, киләсе елда җыелачак үзсалым акчаларын кулланырга да план бар. Әлеге проблеманы хәл итүнең нинди дә булса юлын табарга тиешбез.

Александр Чернов, шәхси эшмәкәр, Чирмешән:

-Дөрестән дә, мөһим проблема күтәрәсез, бу мәсьәлә чишелеш сорый. Миңа мәетләр озатуда еш катнашырга туры килгәнгә, аның кыенлыгын беләм. Ярый әле Чирмешәндә андый очракта район коммуналь челтәрләре экскаватор, ә электр челтәрләре бур белән булыша. Әмма аларның да техникасы гел бушамый бит, үз эшләре бар. Шуңа күрә кемдер үзенә аерым шундый техникалар алса һәм район буенча хезмәт күрсәтсә, бу бик яхшы булыр иде. Аннан соң, кабер казыганда эшче көчләр дә кирәк, ә аларны, акча түләсәң дә, табу бик кыен. Кайвакыт зиратка алып керүче юлны ничек кардан чистартырга дип аптырыйсың, мәетне тикшерергә, ярдырырга, әйтик, Әлмәткә, алып бару өчен транспорт проблемасы туа.

Фаил Мортазин, Яшәүче мәчете имамы:

-Зиратыбызда кабер казуны җиңеләйтү өчен, моннан өч ел элек сугу машинасы - перфоратор алдык. Мәет булса, халкыбыз кабер казуга бердәм килә, Кармыштан да төшәләр. Зиратыбызга электр уты чыбыклары суздык, җылытыла торган будкабыз бар, бераз читтәрәк бәдрәф тә куелды. Барысы да кирәк бит.

Шуны да әйтим, хәзер кабер өстендә агач утырттырмыйбыз, мәетләрне кем ничек тели, шунда түгел, ә рәттән, тәртип белән җирлибез.

Светлана Ганиева, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе:

-Бездә ритуаль хезмәт күрсәтү буенча да эшне җайга саласы, аерым бер үзәк булдырасы иде. Христиан зиратында мәетләрне җирләгәндә Александр Черновка еш мөрәҗәгать итәләр, ул булышу җаен таба, оештыра, үзе үк чардуганнар, тәре дә ясап бирә. Мөселман зиратында барын да мәчет, мәчет картлары оештыра. Җирлектә ярдәмгә мохтаҗлар үлеп китсә, билгеле, бу эшкә без дә катнашабыз.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев