Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән мәчете имамына алты ай сынау шарты белән эшләү рөхсәт ителгән

Татарстан мөфтие Чирмешән район үзәгендәге мәчет имамы Хәбир Хановның динне үстерүдәге тырышлыкларын исәпкә алган.

Чирмешән район үзәгендәге "Мөшбикә" мәчете имамы вазифасыннан читләштерелгән Хәбир Хановка яңадан үз эшен дәвам итәргә рөхсәт бирелде. Бу турыда Татарстан диния нәзарәте җитәкчесе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мәчетне төзеткән эшмәкәр Миндар Әгъләмовка язган хатында әйткән. Хатның күчермәсе Азатлыкта бар. Хановка алты ай сынау шарты куела. Бу турыда Азатлык хәбәрләре яза.

Хатта әйтелгәнчә, шушы вакыт дәвамында имамның эшчәнлегенә дәгъва белдерелмәсә, шаһадәтнамә алга таба да озайтылачак.

"Татарстан мөселманнарның Диния нәзарәте Чирмешән мөхтәсибәтендәге Чирмешән авылының "Мөшбикә" мәчете мәхәлләсендә имамны билгеләү мәсьәләсе белән бәйле рәвештә килеп туган вазгыятне төптән өйрәнде" диелгән хатта.

Мөфти 2018 елда Хановның дини эшчәнлегенә хокукы Казыйлар шурасы карары белән туктатылганын искәрткән. "Татарстанның мөселман диния назәрәтенең казыйлары Русиядә иң гыйлемле һәм нәтиҗәле эшләп килүче шураларның берсе булып тора, шуңа күрә минем аларның намусында һәм гаделлегендә шикләнү өчен сәбәпләр юк. Дин әһеле һәм мөселман кешесе буларак, мин һәм Татарстанның башка имамнары Казыйлар шурасы карарларын үтәргә мәҗбүр" дип белдергән Камил Сәмигуллин.

"Сезнең Чирмешән районында динебез үсеше өчен керткән өлешегезне бәяләп бетергесез, дип саныйм. Шуңа күрә ихластан кылган тырышлыкларыгызны, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның сезнең хакта күркәм фикерен, "Мөшбикә" мәчете мәхәлләсендәге күпчелек халыкның теләген исәпкә алып, мин Хановка алты ай сынау шарты белән имам вазифасын үтәргә хокук бирүче шәһадәтнәмәгә кул куям. Әлеге карарны мин Хановны тагын бер кат сынау һәм Чирмешән авылында динебезне күркәм яктан күрсәтү мөмкинлеген бирү өчен кабул иттем. Аның эшчәнлегенә дәгъва белдерелмәсә, шәһадәтнамә срогы озайтылачак", диелгән Миндар Әгъләмовка язылган хатта.

Август аенда Азатлык редакциясенә Чирмешән районы халкы исеменнән хат килгән иде. Анда Чирмешән район үзәгендәге мәчет имамы Хәбир (Илнар) Хановны эшеннән китәргә мәҗбүр итәләр диелә. Районда берничә кеше Хановның район башлыгы тарафыннан бүләк ителгән фатирын хосусыйлаштырып, сатуын дөрес гамәл түгел дип белдерде. Азатлык әлеге вазгыятькә ачыклык кертергә тырышып, хат авторлары белән сөйләшкән иде.

Азатлык Радиосы © 2011 RFE/RL, Inc. | Азатлык Радиосы рөхсәте белән күчереп бастырылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X