Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

24 сентябрьдә - Корбан гаете

24 сентябрь - Корбан гаете. Аллаһ насыйп итсә, бу көнне иртәнге алтыда барлык дин кардәшләребезне мәчетләрдә көтәбез. Корбан гаете һәрбер мөселман кешесе өчен ел дәвамында иң олуг булган көннәрнең берсе. Әлхәмдүлилләһи шөкер, халкыбызның бу бәйрәмгә мәчет-мәхәлләләребезгә килеп, намазларында катнашуы, корбан чалуы һәм махсус ашларын уздыру йолаларын үтәве шатлыклы һәм сөенечле...

24 сентябрь - Корбан гаете. Аллаһ насыйп итсә, бу көнне иртәнге алтыда барлык дин кардәшләребезне мәчетләрдә көтәбез.

Корбан гаете һәрбер мөселман кешесе өчен ел дәвамында иң олуг булган көннәрнең берсе. Әлхәмдүлилләһи шөкер, халкыбызның бу бәйрәмгә мәчет-мәхәлләләребезгә килеп, намазларында катнашуы, корбан чалуы һәм махсус ашларын уздыру йолаларын үтәве шатлыклы һәм сөенечле хәл.
Аллаһы Тәгалә безне бу тормышка ял итәргә яки аны уенда гына уздырырга җибәрмәгән. Безнең гомеребезнең һәр мизгеле дөнья белән көрәштә үтә. Табигать тә, кешеләр дә, хайваннар да адәм баласына уңай карашта түгел. Кагыйдә буларак, һәр җан үзен саклар өчен көрәшү сынавы аша уза. Кайда һәм нинди вакытта тормыйк, Аллаһы тарафыннан язылган гомеребез буена без имтихан тотабыз.
Ибраһимны да Аллаһ бик зур авырлык белән сыный. Ул аңа үзенең улы Исмәгыйльне чалырга әмер бирә. Ибраһим бу хакта күп уйлана, бераз шикләнеп тә куя. Ләкин Раббысы аны кабат шушы корбанны чалуга этәрә. Ибраһим улын корбан чалырга җыенган мизгелдә аның кулын фәрештә тота һәм Ибраһимга Аллаһның сүзләрен җиткерә: "Ибраһим! Хаклыкта син үзеңә төшеңдә кушылган әмерне үтәдең. Шул рәвештә без изгелек кылучыларны бүләклибез. Бу Аллаһының ачыктан-ачык сынавы инде." (Саффәт сүрәсе, 104-106 битләр).
Аллаһы явыз зат түгел, аның хөрмәтенә кешене чалуда да ихтыяҗ юк. Әмма Аллаһының максаты - кешегә авыр эш боерып, шуның үтәлү рәвешен карау. Аллаһы Тәгалә болай да бар нәрсәне күрә һәм белә. Гомер үзе бер имтихан, без аны ничек бирәбез - үзебезгә шундый ахирәт алабыз.
Корбан сүзенең турыдан-туры мәгънәсе: "Аллаһыга якынаюдыр". Раббыбызга якынаю ике төрле була. Берсе физик рәвештә көн саен яшәп Аллаһ белән очрашуга якынаю. Ә икенче төре - исән чагыңда изге гамәлләрең белән Аллаһка якынаю. Зиһенең бар, кул-аягыңда көч барда булдыра алган кадәр Аллаһны олыла, тәнеңне гыйбадәттә, телеңне зекердә булдыр. Менә шул инде "Аллаһка якынаю" юлы.
Хөрмәтле мөселман кардәшләрем, йолаларыбызны үтәп, корбан чалып, намаз укып, тәсбих-догаларын кылып тормышыбызның һәр мизгелен Аллаһка якынаюда уздырсак иде.
Хабир хәзрәт Ханов.
Чирмешән мәчете имамы.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан бәйрәме Корбан чалу Чирмешән мәчете имамы

2
X