2027 елда Рамазан ае 8 февральдә башлана
Дин һәм тормыш

2027 елда Рамазан ае 8 февральдә башлана

9 мартта мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

2027 елда изге Рамазан ае 8 февральдә башлана. Бу киләсе елга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман бәйрәмнәре календареннән күренә. 2027 елда ураза 29 көн дәвам итәчәк, уразаның соңгы көне 8 март булачак. 

Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашаудан, эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып тора.

 


Нет комментариев