Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Человек и закон

Яңа Чишмәдән Иске Элмәлегә килеп урлашкан угры җаваплылыкка тартылачак

01 Узган атнада 135 нче Чирмешән янгын частена һәм 73 нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым частена ут белән бәйле хәвефле хәбәрләр булмаган.

02 22-28 октябрьдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул ителгән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 16 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә имгәнүче бар (җәяүлене бәрдергәннәр), дүртесе – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 82 очрагы ачыкланган.

Нефть компаниясе вәкиле Чумачка авылы яныннан ике задвижка урлануы белән бәйле полициягә мөрәҗәгать иткән. Тикшерү бара. Узган атнада Иске Элмәле авылы кешесе йортыннан әйберләр урлаган зат ачыкланган – Яңа Чишмә районы кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Ата-аналарыннан башка төнлә урамда йөргән ике яшүсмер ачыкланган.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 34 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары хроник чирлеләр янына, 4 тапкыр – тән температуралы күтәрелгән олылар һәм балалар янына барганнар. Көнкүрештә имгәнүләр алган 7 кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 39 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ мичләрен һәм плитәләрен көйләү, төзәтү белән бәйле.

Кадыйр Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев