Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Латыйповлар Чирмешән районы данын яклый

Чирмешәндә узган “Нечкәбил” ана һәм гаилә матурлыгы республика бәйгесенең зона этабында район данын Зилә һәм Альберт Латыйповлар гаиләсе яклады.

“Нечкәбил”нең 18 нче республика бәйгесенең зона этабында сигез гаилә катнашты. Азнакай, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Яңа Чишмә, Ютазы һәм Чирмешән районнарыннан килгән төрле милләт вәкилләре үз гаиләләре, гореф-гадәтләре, сәламәт тормыш рәвеше, гаилә кыйммәтләре, җәмгыятьтә хатын-кыз – ана ролен сүрәтләп, гаиләләрен, нәселләрен презентацияләделәр.

Әлеге чараның төп бурычы - бәхетле, имин гаиләләр үрнәген күрсәтү, балаларны тәрбияләү, теләсә кайсы гаиләгә үзләрен күрсәтергә, үзләре турында сөйләргә, үз фамилияләре өчен горурлык хисе тудырырга мөмкинлек бирү.

- Ана – гаилә учагын саклаучы. Сез бу бәйгедә катнашырга теләк белдергәнсез икән, димәк ныклы гаиләгез бар. Уңышлар телибез, - дип катнашучыларга хәер-фатыйхасын бирде район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова.

Районыбыз данын яклаучы Латыйповлар дүрт бала: бер ул һәм өч кыз тәрбиялиләр. Арысланга – 11, Айлинга – 6, Айзага – 4, бәләкәчләре Дианага бер яшь тә тугыз ай. Күп юнәлештә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Латыйповлар һәр бала туган саен бер яңа эш башлыйлар.

- Улыбыз тугач йөк ташуга, Айлин дөньяга килгәндә җиләк үстерү эшенә керештек, Айза тугач камыр ризыклары пешерү өчен пекарьня ачтык, Диананы алып кайткач татлы ризыклар җитештерүгә алындык, - ди әни кеше Зилә.

Зиләнең яшь вакыты бабасы пешереп ашаткан коймаклар белән истә калган, хәзер үзләренең балаларын бу ризык белән әтисе сыйлый. Латыйповларның нәселләре зур. Аларның шундый бер матур гадәтләре бар, берничә елга бер тапкыр нәсел-ырулары туган авылларында, Чумачкада очраша, табын корып бәйрәм оештыралар.

Бәйгенең зона этабында катнашучыларга Дипломнар тапшырдылар. Аннан соң жюри әгъзалары һәр гаилә белән аерым-аерым әңгәмә корды. Ә җиңүчеләр барлык төбәк этаплары узгач билгеле була.

Зона фестивальләрендә җиңүчеләр 16 сентябрьдә Казанда Онлайн студиядән Фейскаст платформасында туры эфир трансляциясе белән узачак зур  республика гаилә фестивалендә катнашачак.

“Нечкәбил – 2023” ана һәм гаилә матурлыгы республика бәйгесенең финалы, 26 ноябрьдә әниләр көнендә узачак.

Әлеге чара барышында, гаилә юбилейларын быел билгеләп үткән, Гөлчирә белән Линар Хуҗихановларга һәм Ольга белән Михаил Прокопьевларга “Ныклы гаилә” Федераль партия проектыннан Диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев