Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Әккәрәйдән Андрей алда бара

Март аенда башланган "IT - Чемпион" республика конкурсы лидерлары арасында Әккәрәй урта мәктәбе укучысы Андрей Евдокимов та бар. Иске Кади исә республиканың иң актив мәктәпләре исемлегенә кергән. Гомумән алганда, бәйгедә укучылар катнашуы буенча санасаң, безнең район алтынчы урында тора. Район буенча караганда, Иске Кади мәктәбе укучылары баллар саны буенча беренче...

Март аенда башланган "IT - Чемпион" республика конкурсы лидерлары арасында Әккәрәй урта мәктәбе укучысы Андрей Евдокимов та бар.

Иске Кади исә республиканың иң актив мәктәпләре исемлегенә кергән. Гомумән алганда, бәйгедә укучылар катнашуы буенча санасаң, безнең район алтынчы урында тора.
Район буенча караганда, Иске Кади мәктәбе укучылары баллар саны буенча беренче урында. Ивашкино, Әккәрәй, Кармыш, Югары Кармалка мәктәпләре укучылары да бу бәйгедә активлык күрсәтәләр.
Сүз уңаеннан, "IT - Чемпион" конкурсы кысаларында мәктәп укучылары олыларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы хакында сөйлиләр, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм электрон хезмәтләрне түләргә өйрәтәләр. Һәр этап нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районыннан өч мәктәп укучысы ноутбук белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аккиреево