Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Иске Үтәмештән Сәгыйть бабалары оныкларына куян “чакырган”

Иске Үтәмеш авылыннан Сәгыйть һәм Тәнзилә Каюмовлар йорты алдын быел да кар сыннары бизи.

Аларны йорт хуҗасы - 64 яшьлек Сәгыйть абый ясаган. Анда куян сыны, кардан бәләкәй чыршылар, “Яңа ел белән!” диелгән язу да бар.

- Инде биш-алты ел йорт алдын шундыйрак сыннар белән бизим. Быел вакытында кар булмаганлыктан, алар азрак “туды”. Шуларны ясасам,  күңелгә рәхәт, - ди Сәгыйть Каюмов.

-Өч балабыздан сигез оныгыбыз бар. Алар кайткач, бабалары ясаган сыннарны күреп шатланалар, үткән-барган кеше фотога да төшә, - дип сүзгә кушылды Сәгыйть абыйның хатыны Тәнзилә апа.

Мәктәптә укыганда ук сыннар, рәсем ясарга, стена газетасы чыгарырга хирыс булган Сәгыйть Каюмов. Аның бу осталыгын читтә дә беләләр икән. Якташыбыз күптән түгел күрше Лениногорск районының Сарабиккол авылына да барып, мәдәният йорты каршында кардан Кыш бабай, Кар кызы сыннары әвәләп бастырган.

Сәгыйть Каюмов сыннары ошаса, зинһар, лайк куярга онытмагыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев