Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Иске Кади мәктәбенә - интерактив такта, укучыларга - ноутбуклар

Районыбыздан өч укучыга Казанда ноутбуклар бүләк иттеләр."IТ-чемпион" республика бәйгесендә катнашкан Иске Кади мәктәбе исә интерактив җиһазга ук ия. Конкурс шартлары буенча, укучылар электрон юл белән түләүләр башкаруга күбрәк кеше җәлеп итәргә тиеш иде. Аның быелгы финал этабына йомгак ясалып, бәйгенең "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә безнең район балалары арасында Иске...

Районыбыздан өч укучыга Казанда ноутбуклар бүләк иттеләр."IТ-чемпион" республика бәйгесендә катнашкан Иске Кади мәктәбе исә интерактив җиһазга ук ия.

Конкурс шартлары буенча, укучылар электрон юл белән түләүләр башкаруга күбрәк кеше җәлеп итәргә тиеш иде. Аның быелгы финал этабына йомгак ясалып, бәйгенең "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә безнең район балалары арасында Иске Кади мәктәбеннән Адилә Булатова җиңү яулаган. Әккәрәйдән Андрей Евдокимов- икенче, Лашман мәктәбеннән Гөлназ Гатина өченче урынга лаек булдылар. Тырышлыклары өчен бүләк - ноутбуклар аларга республика башкаласының IT- паркында тантаналы шартларда тапшырылды. Шунысын да әйтик, Андрей һәм Гөлназның бу бәйгедән инде икенче бүләк алулары, беренчеләре - планшет иде.
"Иң актив мәктәп" номинациясендә җиңүгә ия искекадилыларның "трофее" - заманча интерактив җиһазга сертификат.
-Әлеге бәйге игълан ителгәннән бирле, берничә ел эчендә, безнең мәктәптән бу конкурста катнашкан дүрт укучыбыз I-Pad яки ноутбуклы булды. Инде Адиләбезнең дә ноутбугы бар. Ә мәктәпнең үзенә бирелгән зур бүләгебездән башлангыч сыйныф укучылары файдаланачак. Бу - безнең белем йортында инде алтынчы "замана тактасы",- ди Иске Кади мәктәбе директоры Наил Моксинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурсы Иске Кадиның “Авангард” хоккей командасы республика Татарстан ”IТчемпион” интерактив