Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Intertat.ru яңа бәйге игълан итә!

Дуслар, кышның беренче ае - декабрьгә дә аяк бастык. Димәк, озакламый Яңа ел бәйрәмен каршыларбыз! Ә сихри Яңа ел төнендә һәммәбез дә хыялларга чумып, матур киләчәк турында уйланыр, якыннарыбызны бүләкләр белән куандырыр. Intertat.ru редакциясе дә сезгә бүләк әзерләде! Тик аны алыр өчен бераз гына көч куясы булыр. Иҗадилыкка корылган бәйгенеңшартлары...

Дуслар, кышның беренче ае - декабрьгә дә аяк бастык. Димәк, озакламый Яңа ел бәйрәмен каршыларбыз! Ә сихри Яңа ел төнендә һәммәбез дә хыялларга чумып, матур киләчәк турында уйланыр, якыннарыбызны бүләкләр белән куандырыр.


Intertat.ru редакциясе дә сезгә бүләк әзерләде! Тик аны алыр өчен бераз гына көч куясы булыр. Иҗадилыкка корылган бәйгенеңшартлары бик гади. Түбәндә бәйгедә катнашыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатыла:

1. 2015 елның 17 декабренә кадәр Кыш бабайга хат язырга (хат ике биттән артмасын).
2. Хатлар бары тик intertatbaige@mail.ru электрон почтасына гына кабул ителә.
3. Электрон адреска юллаган хатта исем-фамилия, адресыгызны (шәһәр, урам исеме) күрсәтергә.
4. Редакция иң оригиналь, иң кызык дип табылган хатны билгеләячәк һәм бүләк тапшырачак!


Ә бүләк шәп: чын Кыш бабай сезне һәм гаиләгезне Яңа ел алдыннан килеп котлап китәчәк!

Дуслар, бәйгенең икенче өлеше дә бар!
Тагын бер җиңүчене ачыклар өчен редакциягә килгән хатларны без сайтка урнаштырачакбыз. Бу юлы инде иң оригиналь хат авторынбилгеләү тавыш бирү (голосование) юлы белән башкарылачак. Бу эштә сез дусларыгыз, туганнарыгыз ярдәменә өмет итә аласыз. Иң күп тавыш җыючыны бик шәп бүләк көтә!

Тавыш бирү 23 декабрьдә башланып киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Бүләк турында төгәл мәгълүмат тавыш бирү башланачак көнне урнаштырылачак. Әлегә Кыш бабайга хат язып безгә җибәрә торыгыз. Киттек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурсы Яңа ел интертат