Район балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Альбина Гыйльфанова өч шәкерте музыка теориясе буенча халыкара дистанцион бәйгедә танылганнар.
Диләрә Шәйдуллина “Музыкаль шкатулка” конкурсында беренче дәрәҗә дипломга, Зәринә Назыйрова “Музыкаль колейдоскоп” конкурсында – икенче дәрәҗә дипломга ия булганнар, Риназ Шәрифуллин “Музыкаль ребус” конкурсында беренче урын алган.
Ә сәнгать мәктәбе укытучысы Рәмзия Федотова бөтенроссия “Мин - педагог” дистанцион конкурсына методологик эш материаллар җибәреп, өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.
фото: архив
Нет комментариев