Чирмешәннең яшь артистлары Казанда чыгыш ясаячак
Бәйгеләр

Чирмешәннең яшь артистлары Казанда чыгыш ясаячак

14-15 мартта Нурлатта узган “Созвездие”-“Йолдызлык” республика фестиваленең зона турында безнең районның да яшь артистларын финалга уздырдылар.

Концертта 136 якташыбыз төрле номинацияләрдә 56 концерт номеры тәкъдим иткән. Шуларның тугызысы гала-концертта чыгыш ясаган.

“Вокал-соло” номинациясендә җиңү яулаган Анна Иванова һәм Яна Разукова, конферанслар Аида Ахмедова һәм Виктория Сидорова, “Бәхетле балачак” бию коллективы фестивальнең Казанда узачак суперфиналында район данын яклаячаклар.

 


Нет комментариев