Район мәдәният йортының “Раушан” вокаль ансамбле “Балкыш” республика фестивалендә, “Хореография” номинациясендә лауреат булдылар.
Үзешчән башкаручы ветераннар арасында сигезенче тапкыр уздырылган әлеге фестивальдә аларның җырлы-биюле чыгышларын алкышларга күмгәннәр. Якташларыбыз Казаннан лауреат Дипломы һәм акчалата премия белән кайттылар.

Рушания Шакирова фотолары
Нет комментариев