Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә булачак механиклар көч сынашты (+ФОТО)

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студенты Марат Вәгыйзов авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү буенча Сарманда үтәчәк һөнәри осталык бәйгесендә көч сынашачак. Дөрес, булачак техник-механикка осталыгын әүвәл үз техникумында дәлилләргә туры килде. -Сәбәбен таптыңмы, нәрсә булган? - диде бәйге эксперты Сергей Малешин трактор кабинасында прибор белән нидер тикшергән Виктор Кандровка. -Предохранителе янган,...

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студенты Марат Вәгыйзов авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү буенча Сарманда үтәчәк һөнәри осталык бәйгесендә көч сынашачак. Дөрес, булачак техник-механикка осталыгын әүвәл үз техникумында дәлилләргә туры килде.

-Сәбәбен таптыңмы, нәрсә булган? - диде бәйге эксперты Сергей Малешин трактор кабинасында прибор белән нидер тикшергән Виктор Кандровка.
-Предохранителе янган, Сергей Алексеевич.
-Молодец, дөрес! - дип мактап алды студентны укытучысы.
Баксаң, бәйге шартлары буенча, конкурсантлар тракторның электр җиһазлары системасында төзексезлекне табарга һәм төзәтергә тиеш икән. Аннан егетләр чиратлап двигательдәге клапаннарны көйләп күрсәтте. Тракторда фигуралы йөрү - монысы исә конкурсның соңгы сынавы.
Чирмешәндәге әлеге уку йортында төрле курсларда (анда дүрт ел укыйсы) 90 егет техник-механик белгечлеген үзләштерә. Шулар арасыннан алтысы - Нияз Хәкимов (Чумачкадан), Евгений Юнусов (Казанка), Илназ Гафиятуллин (Әлмәт районының Түбән Абдул авылы), Виктор Кандров (Чирмешән), Марат Вәгыйзов (Әмир), Зөфәр Әхмәтов (Яшәүче) бүген бәйге "мәйданы"на чыккан.
WorldSkillsRussia эшче һөнәрләр дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында узган бу конкурста Марат Вәгыйзов иң остасы булып чыкты. Ул көрәшне Сарманда узачак республика ярышында дәвам итәчәк.
-Мин дүртенче курста укыйм. Киләсе елның июнендә диплом алачакмын. Бүгенге биремнәр авыр түгел, клапаннар регулировкалаганда гына башны ныграк эшләтү кирәк инде, чөнки барысы да точно булырга тиеш, - ди Марат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы механик