Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән студентлары өчпочмак та, зразы да пешерә беләләр (+ФОТО)

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында укучы кызлар аш-су осталыгы бәйгесендә сыналды. Аның җиңүчесе Антонина Матягина - Күтәмә авылы кызы көрәшне Казанда республика күләмендә дәвам итәчәк. Күрсәң икән аларның ризыкларын, ничек бизәп куйганнар?! Кара җимеш, болгар борычы кыстырган тавык рулеты; кыздырылган балык, үзләре әйтмешли "сложный гарнир" белән - бәрәңге, яшел борчак,...

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында укучы кызлар аш-су осталыгы бәйгесендә сыналды. Аның җиңүчесе Антонина Матягина - Күтәмә авылы кызы көрәшне Казанда республика күләмендә дәвам итәчәк.

Күрсәң икән аларның ризыкларын, ничек бизәп куйганнар?! Кара җимеш, болгар борычы кыстырган тавык рулеты; кыздырылган балык, үзләре әйтмешли "сложный гарнир" белән - бәрәңге, яшел борчак, болгар борычыннан; зразы дигән тәмле әйбер, анысы, гөмбә эчлекле котлет сыманрак ризык; сыр, ысланган тавык ите, тозлы кыяр куйган бутерброд; "Павлов десерты" исә җиләк-җимеш белән безедан тора. Конкурсантлар әнә шундый биш төрле ризыкны пешереп, бер-бер артлы жюри өстәленә тезеп бардылар. Тәмнәре ничек булгандыр, әмма тыштан авыз суларын китерерлек килеп чыккан кызларның "иҗат җимешләре".
Бүген техникум филиалында 31 укучы пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерә. Биредә өч ел укыйлар.Укытучы остазлары Зөлфия Мингулова, Наталья Копьева әйтүенчә, бүгенге бәйгегә катнашырга алар арасыннан иң оста биш кыз сайланган.
-Мин бу уку йортындагы бәйгеләрдә жюри составында инде әллә ничә ел катнашам. Кызларыбыз елдан-ел остара бара. Алар бездә практика да үтә, ничек эшләүләре шунда да күренә, - ди район үзәк ашханәсе директоры Мамурә Гафиева. - Әйбәт повар ул юк кына ризыктан да тәмле аш пешерә белергә тиеш. Андыйлар эшне дә тиз таба. Монда укучы кызлар булачак хуҗабикәләр, әниләр, аш-суга осталыклары гаиләдә дә бик ярап куячак аларга.
Бүген исә жюри Антонина Матягина пешергән ризыкларга иң яхшы бәяне бирде. Ул Казанга барачак.
-Пешерергә әүвәл әни өйрәтте. Мондагы техникум укытучыларымнан да кулинариянең күп серләренә төшендем. Өйдә камыр ризыклары, тортлар, борщ, солянка, татар өчпочмагы, токмач пешерергә яратам, - ди бәйге җиңүчесе.
Бәйгедән фоторепортаж: www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/11929-chirmeshәndә-tәmle-konkurs-үtte-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы өчпочмак студентлар