Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән кызы Алия Сәйфетдинова республика олимпиадасында призлы урын алган

1нче Чирмешән урта мәктәбенең 4нче класс укучысы Алия Сәйфетдинова математика буенча район турында иң күп балл җыйган, республика олимпиадасында да (анда 216 укучы катнашкан) призлы урын алып кайткан. Алия - Диплом, укытучысы Надежда Трофимова Мактау грамотасы белән бүләкләнгәннәр. -Алия гел бишлегә генә укый. Мәктәптә уздырыла торган барлык чараларда актив катнаша....

1нче Чирмешән урта мәктәбенең 4нче класс укучысы Алия Сәйфетдинова математика буенча район турында иң күп балл җыйган, республика олимпиадасында да (анда 216 укучы катнашкан) призлы урын алып кайткан.

Алия - Диплом, укытучысы Надежда Трофимова Мактау грамотасы белән бүләкләнгәннәр.
-Алия гел бишлегә генә укый. Мәктәптә уздырыла торган барлык чараларда актив катнаша. Балалар сәнгать мәктәбендә дә берничә бүлектә шөгыльләнә. Җырлый, бии, рәсем ясый, фортепианода уйный, спорт белән дә дус, - ди Алиянең укытучысы Надежда Николаевна. - Ул әле «Йолдызлык» фестиваленда да «Конферанс» номинациясендә чыгыш ясый. Шул ук вакытта Алия бик тыйнак кеше.
-Мәктәпне тәмамлагач, нинди һөнәр сайларга җыенасың?, - дигән сорауга ул:
-Мин әле ул турыда уйламадым,- дип җавап кайтарды.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Олимпиада Алия